Новости

Язгы каникулларда мәктәп яны лагерьларында 8 меңнән артык Казан баласы ял итәчәк

Яңалыклар
Казан мәктәпләрендә язгы каникуллар 22 марттан 30 мартка кадәр узачак. Гадәттәгечә балалар өчен мәктәп яны лагерьлары оештырылачак – алар 22 марттан 27 мартка кадәр эшләячәк, шулай ук дүшәмбе, 29 март көнне, 147 мәктәп базасында 8 меңнән артык бала ял итәчәк, дип планлаштырыла. Мәктәп каникуллары вакытында ял оештыру турында бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.
Лагерьлар 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дежур группаларны да исәпкә алып – 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Ата-аналарга юллама 190 сумга төшәчәк, бу аның тулы бәясе 1266 сумнан 15% тәшкил итә. «Балалар шулай ук бюджет хисабына көнгә 152 сум 30 тиен исәбеннән өч тапкыр туклану белән тәэмин ителәчәк», – диде Ирек Ризванов.
Шәһәрнең барлык мәктәпләре өчен «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» укыту-танып белү юнәлешле сменасының гомуми программасы төзелгән. ТРда иминлек, гамәли иҗатка, спортка, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган чаралар планлаштырылган.
Спикер сөйләп узганча, язгы каникул чорында өстәмә белем бирү учреждениеләре дә эшләячәк. «Педагоглар һәм ата-аналар белән мәктәп укучылары музейларга, күргәзмәләргә, театрларга, кинотеатрларга актив йөриячәк», – диде Ирек Ризванов. Мәгариф идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, барлык чаралар, шул исәптән мәктәп яны лагерьларында, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсенең санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп узачак.