Новости

Татарстанның 7 меңнән артык укучысы "Белем көнен" яңа мәктәпләрдә билгеләп үтәчәк

Яңалыклар
Җәй ахырына якынлаша һәм яңа уку елы җитә. Татарстан төзүчеләре республиканың уку йортларын төзеделәр һәм капиталь ремонтладылар. 1 сентябрьдә яңа мәктәпләрдә 7 меңнән артык укучыны каршылый алачаклар.
Алар арасында Казан шәһәренең Совет районындагы Н. Ершов урамындагы торак комплекста 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе, Лаеш МР Усады авылында 500 урынлык гомуми белем бирү мәктәбе, Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак районының 3-9 кварталында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп, Яр Чаллы шәһәрендә 1224 урынга исәпләнгән мәктәп бар. Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты («Адымнар»), Актаныш районы Актаныш авылында 462 укучыга исәпләнгән мәктәп, Питрәч муниципаль районының Көек авылында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.01.2001 ел, № 96-р күрсәтмәсе белән 2021 елда Татарстан Республикасының гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау өчен 2 млрд.сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.
Бүгенге көндә 31 муниципаль мәктәптә, 10 махсус (коррекцион) мәктәптә, 116 функциональ зонада, 38 балалар бакчасында эшләр тәмамланган, шулай ук 1 муниципаль мәктәп төзекләндерелгән.
Made on
Tilda