Новости

Татарстанда булачак укытучыларга стипендия ярдәме проектында катнашучыларны сайлыйлар

Татарстанда булачак укытучыларны әзерләүгә стипендиаль ярдәм проектында катнашуга дәгъва кылучылар белән индивидуаль әңгәмәләр уза.
Республикада дефицитлы фәннәр буенча булачак укытучыларны әзерләүгә стипендиаль ярдәм проекты, шул исәптән — би- һәм полилингваль белем бирү даирәсендә эшләү өчен республикада 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Хәзерге вакытта әлеге проект буенча Казан федераль университеты, Чаллы дәүләт педагогика университеты, Алабуга институты (филиалы) базасында 613 кеше укый, шуларның 237се — күптелле белем бирү тирәлегендә эшләү программалары буенча.
Кандидатларны сайлау өч этапта гамәлгә ашырыла: мәктәпне тәмамлаучының муниципаль (академик өлгереше), төбәк (укытучы һөнәренә юнәлеш алу), федераль (бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре).
Сайлап алуның муниципаль этабы йомгаклары буенча 341 кеше билгеләнде, шуларның 139 — полилингваль белем бирү даирәсендә эшләү өчен.
22 марттан 25 мартка кадәр ZOOM сервисы аша видеоконференция режимында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан дәгъвачылар белән шәхси әңгәмәләр оештырылды.
Дәгъвачыларны сайлап алу комиссиясе әгъзалары — министрлык, ТР Мәгарифне үстерү институты, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы, КФУ, Чаллы дәүләт педагогия университеты, Алабуга институты, Казан һәм Арча педагогика көллиятләре, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе вәкилләре һәм башкалар.