Новости

Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары Горки-Әмәт урманын чүп-чардан чистарттылар

Яңалыклар
Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең экологик юнәлешендәге 50 активисты Горки-Әмәт урманын җыештыруда катнашты.
Катнашучыларга алдан ук бурыч куелды – берничә сәгать эчендә аларга паркның 20 гектар биләмәсен җыештырып алырга кирәк иде. Активистлар шундый зур планнарны да тормышка ашыра алуларын исбатладылар. Җыештырудан тыш, укучылар мастер-классларда да катнаштылар. Казанның «Йорт» экология үзәге хезмәткәрләре хәзерге вакытта нинди табигать проблемалары торуы, балаларның аларны хәл итүдә ничек ярдәм итә алуы, планетаны чистарту өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
«Ил буйлап экодежурный " Бөтенроссия акциясенең тарихы Россия мәктәп укучылары хәрәкәтеннән 2020 елның көзендә башлана. Апрель аенда яңа сезон башланды: бөтен ил буенча оешма активистлары туган шәһәрләрнең паркларына һәм иҗтимагый киңлекләренә чыга, аларны чистарта һәм төзекләндерә.
РМУХ активистларында әлеге акцияне оештыру идеясе Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның Ерак Көнчыгыш буенча сәфәреннән соң барлыкка килде. Укучылар үзләре Приморье краенда өмә үткәрергә карар кылдылар, ләкин егетләр һәм кызлар үз төбәге белән генә чикләнеп калмадылар һәм эстафетаны чираттагы экодежурныйга тапшырдылар.

Проектны Татарстан да хуплады. Май каникуллары алдыннан Горки-Әмәт урманында узган акция, чыннан да, нәтиҗәле булды – активистлар парк территориясеннән 120 килограммнан артык чүп җыйды.

Made on
Tilda