Новости

Миңнеханов: Безгә полилингваль гына түгел, чиста татар мәктәпләре дә кирәк

Яңалыклар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанга чиста татар мәктәпләре кирәклеген әйтте.
«Полилингваль мәктәп кенә татар телен без теләгәнчә өйрәтү мөмкинлеге бирми. Безгә чиста татар мәктәпләре кирәк, алар бар, ләкин аз. Бу мәсьәлә буенча комиссия (Татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия — ТИ искәрмәсе) эшли», — диде Президент.
Ул җитәкчеләр өчен дә татар телен өйрәнү курслары оештырылуын әйтте. «Татарча белү генә түгел, фикереңне дә җиткерергә кирәк бит әле. Ул эшне алып барырга кирәк. Җыелышта, коллегияләрда, сессияләрда татар телендә чыгышлар ясауны таләп итәбез. Үзебездән тора. Телебезне кирәк дип саныйбыз икән, кулланырга тиешбез», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
«Безгә һәммәбезгә дә тиз генә рус телендә сөйләшү җиңел анысы. Гаиләдән башларга кирәк. Татар телен укытырга кирәк. Әгәр татар хатын-кызы өйдә татар телен кулланмаса, мәктәптә генә татар телен өйрәтеп булмый. Үзебездән башларга кирәк. Аннары телне өйрәтү өчен бөтен мөмкинлекләр булырга тиеш», — дип әйтте.
Made on
Tilda