Новости

Татарстанда Бөтенроссия туган тел форумы узачак

Яңалыклар
12-14 ноябрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә Татарстан һәм Россия Федерациясе субъектлары мәгариф оешмалары укытучылары катнашында туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында Бөтенроссия туган тел форумы үткәрә.
Шулай ук мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары урынбасарлары, милли белем һәм Россия субъектлары белән хезмәттәшлек итүче методистлар, татар телле гомуми белем бирү оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре, Россия субъектларында ТР вәкиллекләре, Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре вәкилләре чакырылган.
14 ноябрьдә «Корстон»да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак.