4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә . 1612 елда нәкъ менә бу көнне Мәскәү Польша-Литва басып алучыларыннан азат ителә. XVII гасыр башы Россия тарихына «Болганчык вакыт»исеме белән кереп калды. Илдә ачлык һәм җимерелү башланды. Дошманнар хаостан файдаланып, рус җирләрен яулап алырга булганнар. Ил өчен авыр вакытта Ватанны саклауга гади кешеләр, рус халкы күтәрелде. Түбән Новгород старостасы Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский җитәкләгән халык ополчениесе булдырыла. Үз тирәләрен зур гаскәрләр берләштереп, Ватаннарын басып алучылардан азат итәләр. Бу көнне Россиянең Хәрби дан көне дип санарга була, ә бәйрәм Халыклар бердәмлеге көне дип атала башлый. Дәүләтебез тарихын бәяләгез, аның казанышлары белән горурланыгыз! Бәйрәм белән, дуслар!