Новости

Татарстан укучылары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия форумында проектлар әзерли

Конкурслар
Татарстан укучылары «ПроеКТОрия» Бөтенроссия һөнәри ориентация форумында катнаша. Укучыларга өч блоктан торган һәм цифрлаштыруга багышланган кейсларны чишәргә кирәк.
«Татарстанны биш команда тәкъдим итә. Казанның 2 нче һәм 7 нче лицейларыннан, КФУның IТ-лицееннан өч команда һәм Иннополис Лицееннан ике команда катнаша. Безнең республикага мәгълүмати технологияләр өлкәсендә кейслар туры килде. Кейслар предприятиеләр тарафыннан әзерләнгән, аларның һәрберсендә өч юнәлеш бар - социаль тикшеренү, компетенция һәм проект чишелеше», - диде республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Министр сүзләренә караганда, көн дәвамында Татарстан командалары кейс биремнәрен читтән торып һәм урында хәл итәчәк. "Алар бик катлаулы, ләкин кызыклы. Бу биремнәргә безнең балалар әзер. Укытучылар уку елы дәвамында әзерлек алып бардылар», - диде ул.
Made on
Tilda