Новости

Россия Мәгариф министрлыгы “Минем укытучым” акциясен башлап җибәрә

Яңалыклар
РФ Мәгариф министрлыгы 14 сентябрьдә Укытучылар көненә багышланган “Минем укытучым” акциясен башлап җибәрә.
10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк акция кысаларында яраткан укытучыларны фотолар һәм видеороликлар белән котларга мөмкин булачак.
Акциядә катнашу өчен, укытучы белән төшкән үз фоторәсемеңне яки видеороликны “Инстаграм”, “ВКонтакте” яки “ТикТок” социаль челтәрләрендә: #минем укытучым2020, #мойучитель, #минпросвещениярф хэштеглары белән урнаштырырга кирәк.
Фото яки ролик астында шулай ук рәхмәт сүзләре язылган пост язарга яки яраткан педагог белән бәйле кызыклы тарихны сөйләргә кирәк. Моннан тыш, сайтның махсус бүлегендә медиафайлларны урнаштыруны да дәвам итү мөһим.
Басмаларда иҗат элементлары булса, тагын да яхшырак. Мәсәлән, укучылар бии, җырлый яки шигырь укый ала.
Иң кызыклы постлар РФ Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләрендә бастырылачак, ә иң яхшы өч басма авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Made on
Tilda