Новости

Татарстан мәктәпләре гадәти режимда эшләвен дәвам итә

Яңалыклар
Татарстан мәктәпләрендә уку-укыту гадәти режимда дәвам итә. 
ОРВИ башлану аркасында Казанның сигез мәктәбендә 11 сыйныф карантинга ябылды. Республиканың калган муниципалитетларында карантинга ябылган сыйныфлар юк.
Татарстанда тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр дә юк. Министрлык Роспотребнадзор белән берлектә вазгыятьне көн саен тикшереп тора, салкын тиеп авыру очраклары аркасында күпме баланың һәм сыйныфның дистанцион укуга күчүен күзәтә.
Республикада мәктәп укучыларының көзге каникулларын штатлы режимда 2-8 ноябрьдә уздырырга планлаштырыла.