Новости

Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы башланды

Яңалыклар
Татарстанда Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы старт алды. Анда муниципаль этапта кирәкле балларны җыйган 9-11 сыйныф укучылары, шулай ук узган уку елының региональ этабы җиңүчеләре һәм призерлары көч сынаша. 24 дисциплина буенча сынауларда барлыгы 3 мең кеше катнаша.
Һәр фән буенча ярышлар Россиянең барлык төбәкләрендә дә бер үк вакытта бердәм биремнәр буенча узачак. Әйтик, 10-11 гыйнварда француз теле буенча тур старт ала. Финалдагы урын өчен аннары рус телен белүчеләр көрәшәчәк. Региональ этапны 22-нче февральдә итальян, испан һәм кытай телләре буенча катнашучылар ябачак.
Моннан тыш, бүген 2019-2020 уку елында мәктәп укучыларының республика олимпиадасының йомгаклау этабы башланды, ул 15 фәнне үз эченә ала. Сынауларда 4-11 сыйныф укучылары катнаша, алар муниципаль этапта кирәкле күләмдә балл җыйган.
11-22 гыйнварда «Дуслык» Республика олимпиада үзәгенең комплексы базасында авыл мәктәпләре укучылары арасында «Олимпка юл» дип исемләнгән олимпиада узачак. Ә 10-13 февраль көннәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узачак.
Укучыларны олимпиадаларга уңышлы әзерләү максатыннан, 2019 елның октябреннән алып декабренә кадәр 32 укыту-тренировка җыены үткәрелгән. Җыеннарга барлыгы 2500-дән артык мәктәп укучысы җәлеп ителде.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы инде 50 елдан артык 24 фән буенча үткәрелә, ел саен анда 6 миллионга якын укучы катнаша. Йомгаклау этабында җиңүчеләр дүрт ел дәвамында теләсә кайсы югары уку йортына имтихансыз керә ала. Казан олимпиада хәрәкәтендә лидерларның берсе – әйтик, быел җиңүчеләр һәм призерлар арасында 85 кеше бар.
Made on
Tilda