2020 елның 21 декабреннән 2021 елның 15 апреленә кадәр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең иң югары башкарма органнары җитәкчеләре белән берлектә мәктәп укучылары арасында «Без срока давности» Бөтенроссия иншалар конкурсы үткәрә. Конкурста катнашуга Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучыларының өч категориясе - 5-7, 8-9 сыйныф укучылары һәм урта гомуми белем алучы 18 яшьтән өлкәнрәк булмаган укучылар чакырыла.