Новости

Рособрнадзор чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм укытучыларга БДИга әзерләнүдә ярдәм итү өчен "Төп йомгаклау аттестациясе навигаторы"н эшләтеп җибәрде

Яңалыклар
Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте һәм Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) 2021 елда бердәм дәүләт имтиханына һәм төп дәүләт имтиханына әзерләнгәндә чыгарылыш укучылары һәм педагогларга файдалы булачак материаллар буенча навигатор эшләтеп җибәрде. "Навигатор ГИА" Рособрнадзор сайтында махсус бүлектә урнаштырылган. Андагы мәгълүматлар актуаль үзгәрешләрне исәпкә алып тулыланачак һәм яңарачак.
Made on
Tilda