Новости

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Укытучылар көне белән котлавы

Яңалыклар
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәменә әйләнгән Укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйм.
Барлык һөнәрләр дә кирәкле, әмма аларның берсе бигрәк тә җаваплы, мактаулы, игелекле һәм хөрмәткә лаеклы. Бу – Укытучы. Көн саен без сабыйларыбызны җитәкләп мәктәпкә юл тотабыз, иң кадерле байлыгыбызны нәкъ менә аңа ышанып тапшырабыз.
Укытучы – бик мөһим һөнәр иясе ул! Теләсә кайсы ата-анадан баласын укытуның төп элементы нәрсә дип сорасаң, ул: “Яхшы педагоглар”, - дип җавап бирәчәк.
Бары тик бала күңелен аңлый белүче генә чын укытучы була ала. Күбегез өчен мәктәп - ул эш урыны гына түгел, ә икенче өе кебек. Бу һөнәрне башкалар белән дә чагыштыру да дөрес булмас, чөнки сезнең кулда – буыннар язмышы. Үзегезнең фидакарьлегегез, армый-талмый хезмәт итүегез һәм даими иҗади эзләнүегез белән сез киләчәктәге казанышларыбызның һәм иртәгәге көннең нигезләрен саласыз.
Кайда эшләвебезгә, язмышның безне Җир шарының кайсы почмакларында йөртүенә һәм ничә яшькә җитүебезгә карамастан, яраткан укытучыбызның һәрвакыт йөрәк түрендә булуы да юкка түгел. Нәкъ менә ул күпләребезнең тормышында зур роль уйнады, булачак һөнәребезне сайларга ярдәм итте һәм безнең сәләтебезне табып, киләчәккә юл күрсәтте.
Кадерле укытучыларыбыз, педагогик хезмәт ветераннары! Күңелегезнең мәңге яшьлеге, сүзләрегезнең зирәклеге, тәҗрибәгезнең бәһасезлеге алдында баш иябез. Белемегезне яшь педагоглар белән уртаклашуыгыз өчен зур рәхмәт. Сез алар өчен һөнәргә тугрылык үрнәге булып торасыз.
Хөрмәтле педагоглар, сезгә һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, иҗат рухыгыз, вакыт белән бергә атлавыгыз, балаларның шатлыкларын һәм кичерешләрен аңлый белүегез, укучыларыгызга булган ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Һәр яңа көн сезгә яңа иҗат уңышлары һәм намуслы хезмәтегездән канәгатьлек алып килсен!
Made on
Tilda