Новости

Казанда ата-аналар мәктәп ашханәләрендә туклану оештыруны тикшерә башладылар

Яңалыклар
Бүгенге көннән Казанның мәктәп ашханәләрендә укучыларның ата-аналары туклану оештыруны контрольдә тота башлады. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде.

«Бүгенге көннән Казан мәктәпләрендә балаларны тукландыру буенча даими ата-аналар контроле эшли башлый. Һәр көнне мәктәп ашханәләрендә аш-су сыйфатын һәм туклануны оештыруны шәхсән бәяләү өчен ата-аналарның берәрсе кизү торачак», – дип хәбәр итте Ирек Ризванов.

Туклануны бәяләгәндә бердәм чек-лист кулланылырга тиеш. Аның ярдәмендә төшке аш залындагы менюны, бирелгән ризыкларның аңа туры килүен, ашханәдәге чисталыкны, температураны һәм ризыкның тәмен контрольдә тотачаклар.
"Онлайн-анкеталар нәтиҗәләре, бәяләмәләрне анализлау һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен, Казан Мәгариф идарәсенә һәм Азык-төлек департаментына җибәреләчәк", – дип аңлатты спикер.

Мәктәпләр ата-аналарны сыйныфларга һәм башка категорияләргә бүлеп, дежур тору графигын эшләделәр. Җәмәгать тикшерүчеләре ашханәләргә барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәгәндә генә йөри ала.
Made on
Tilda