Новости

Рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең рус телле укучылары татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте

Яңалыклар Конкурслар
3 февральдән 5 февральгә кадәр Республика Олимпиада үзәгенең “Дуслык” белем бирү комплексы базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 4-11 сыйныфларының рус телле мәктәп укучылары өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада республиканың 32 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 188 укучы катнашты.
Түбәндәге укучылар җиңүчеләр булып танылдылар:
 - Анастасия Тимофиева, Мамадыш шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучысы;
 - Владислав Шевелев, Чаллы шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицее 5 сыйныф укучысы;
- Карина Аблаева, Кукмараның 3 нче урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы;
- Иван Игушев, Казан шәһәре Идел буе районы Р.Г. Хәсәнова исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 82 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы;
- Виктория Яковлева, Биектау районының Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы;
- Ксения Дунаева, Мамадыш шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы;
 - Дмитрий Ибраһимов, Саба районының Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;
 - Юлия Сергеева, Чаллы шәһәренең Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы;
 - Арина Семенова, Буа шәһәренең 5 нче гимназиясенең 10 сыйныф укучысы;
 - Юлия Новикова, Чаллы шәһәренең Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы;
- Казан шәһәренең Идел буе районындагы 19 нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Гурбанова Айтен.
 Казан, Чаллы, шулай ук республиканың 20 муниципаль берәмлеге укучылары призерлар булып танылды.
Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына ТР Мәгарифне үстерү институты, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КНИТУ-КАИның Халыкара белем бирү институты, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте хезмәткәрләре керде.
Made on
Tilda