Новости

Ата-аналарның республика советы онлайн-җыелышына тоташуда Татарстан рекордлы сан күрсәтте

Яңалыклар
Кичә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге” ДБУ белән берлектә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советының “Гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата-аналар ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән онлайн-утырышлары оештырылды.
Онлайн-утырышта катнаштылар:
Әсәдуллина Алсу Мөниб кызы – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары;
Гусев Алексей Владимирович – тарих фәннәре кандидаты, Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы коллегиясе әгъзасы, Милли ата-аналар ассоциациясе Координацион Советының җаваплы секретаре;
Фролова Наталья Васильевна – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы рәисе;
Охотникова Дарья Сергеевна – «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге» психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен дәүләт автоном мәгариф учреждениесе директоры;
Богова Светлана Алексеевна – “Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаилә корылышына ярдәм итү, Казан шәһәрендә эшләүче гаиләләрне әзерләү һәм озата бару үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры;
Алеева Гөлнара Хәлрахмановна – КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, Россия Федерациясе Милли ата-аналар ассоциациясе эксперт советы әгъзасы;
Асия Витальевна Тимирясова – икътисад фәннәре кандидаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП) ректоры, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы;
Венедиктов Анатолий Владимирович – Татарстан Республикасы Милли ата-аналар ассоциациясенең төбәк бүлеге җаваплы секретаре, Россия Федерациясе Милли ата-аналар ассоциациясенең эксперт советы әгъзасы, Россия Федерациясе Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы;
ТР мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы әгъзалары, мәктәп ата-аналар комитеты вәкилләре, мәгариф бүлекләре җитәкчеләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, гомуми белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советының 1 кварталдагы эшенә йомгаклар ясалды, гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен яклау буенча Милли ата-аналар ассоциациясе проектлары каралды, ата-аналар җәмәгатьчелегенә балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләренә) психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм проектын гамәлгә ашыру турында хәбәр иттеләр, шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүче гражданнарга стресслы ситуацияләрдә балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация уздырдылар.
Онлайн-җыелышларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 2016 елдан бирле үткәрә. Беренче тапкыр онлайн-утырышка тоташучылар саны 19 328 кешегә җитте. Гусев Алексей Владимирович билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясенең башка төбәкләрен