Новости
Укытучылар көне!
2022-10-05 18:41
Яңалыклар
Бүген бишенче октябрь, Укытучылар көне! Әлеге күркәм бәйрәм көнендә йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Гомерләрен укытучы һөнәренә багышлаган кешеләр абруйлы булулары очраклы түгел. Кеше тормышында нинди генә уңышларга ирешсә дә, аның шәхес буларак формалашуында мөгаллимнәр мөһим роль уйный бит. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, оптимизм һәм яшьләрне укыту һәм тәрбияләү эшендә зур иҗади уңышлар телибез.
Made on
Tilda