Новости

Татарстанда татар телендә белем бирүче мәктәпләр укучылары өчен туган тел буенча олимпиада тәмамланды

Яңалыклар Конкурслар
0 январьдан алып 1 февральгә кадәр Республика Олимпиада үзәгенең “Дуслык” лагеры базасында 4-11 нче сыйныфлар арасында татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды.

Олимпиадада Татарстанның 33 муниципаль районыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 227 укучы катнашты.

Җиңүчеләр:

- Илүзә Хәйдәрова, Арча районы Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе укучысы;

- Таңсылу Хәсәнова, Казан шәһәре Мәскәү районының КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясе укучысы;

- Сиринә Борханова, Биектау районы Мүлмә урта мәктәбе укучысы;

- Айгөл Шакирова, Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 10 нчы гимназиясе 7 сыйныф укучысы;

- Алия Бариева, Кукмарадагы Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы;
- Диләрә Сәлахиева, Казан шәһәре Мәскәү районының Ф. Г. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы;

- Баязит Дәүләтов, Саба районы Тимершык урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы;

- Алия Шәрәфетдинова, Кукмарадагы Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 10 сыйныф укучысы;

Лилия Билалова, Казан шәһәре Вахитов районы 27 нче номерлы татар телендә белем бирүче гимназиянең 11 сыйныф укучысы;

- Алия Галләмова, Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

Татарстанның 23 муниципаль берәмлегеннән, Казан, Чаллы шәһәрләреннән укучылар олимпиаданың призерлары булды.

Олимпиадада катнашучыларны мәртәбәле жюри бәяләде, аның составына КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучы-профессорлар составы вәкилләре кергән иде.