Новости

Илкүләм проект кысаларында Татарстанда 139 авыл мәктәбенә заманча җиһазлар кайтарылган

Татарстанда ике ел эчендә 139 авыл мәктәбендә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре төзелде. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия”нең төбәк сәяси советы президиумы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.
С. Андреев сүзләренчә, "Заманча мәктәп" проекты буенча быел Казанда 1224 урынлык ике мәктәп ачылды. Бу 187 нче күппрофильле лицей һәм "Адымнар" полилингваль комплексы. "2019-2020 елларда республика авыл мәктәпләрендә цифрлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре булдырылды. Технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләре дәресләре, шулай ук дәрестән тыш эшчәнлек өчен үзәкләрне җиһазландыру максатыннан укыту чаралары һәм җиһазлар сатып алынды», - дип билгеләп үтте ул.
Made on
Tilda