Новости

14 меңгә якын Казан укучысы мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк

Яңалыклар
Казан укучылары өчен көзге каникуллар гадәти срокларда - 2-8-нче ноябрьдә узачак. Шәһәрнең 159 мәгариф учреждениесендә 14 меңгә якын баланы кабул итәчәк мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Бу хакта бүген Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.
«Яшь гражданнар шәһәре» бердәм сменасы төрле тематик дәресләрне үз эченә алачак, дип сөйләде И.Ризванов. Лагерь өчен ата-аналар түләве 180 сум тәшкил итәчәк. Каникулларда өстәмә белем бирү учреждениеләре гадәти режимда эшләячәк, дип өстәде Мәгариф идарәсе башлыгы.
Бүгенге көндә уку процессы штат режимында дәвам итә һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык таләпләре нигезендә оештырылган, дип ассызыклады И.Ризванов.
Made on
Tilda