«Без балаларыбызның сәламәтлегенә аерым игътибар бирергә тиеш. Чөнки нәкъ менә балачакта күп елларга сәламәтлек нигезләре салына. Балалар ялын мөмкин кадәр уңайлы итәргә кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, агымдагы елда балаларны җәйге лагерьга барганда юлламаның яртысын кире кайтарырга тәкъдим итәм", - диде дәүләт башлыгы.
Путин шулай ук ассызыклаганча, студентлар туризмы өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга һәм быел ук җәй көне ил буйлап сәяхәткә китүче студентлар өчен сынау проектын эшләтеп җибәрергә кирәк.
"Әлбәттә, олимпиадаларда, волонтерлык һәм иҗади инициативаларда, „Россия — мөмкинлекләр иле“ платформасы проектларында үзләрен күрсәткән яшьләрне бүләкләргә кирәк. Мондый балалар өчен туристик путевка өчен акчаны өлешчә кире кайтару программасы каникуллар вакытында да, югары сезонда да гамәлдә булачак. Моңа кадәр без мондый карарларны кабул итмәдек», — дип билгеләп үтте РФ Президенты.