Конкурска һәр катнашучы бары тик бер генә тәрбия чарасы эшли ала. Шул ук вакытта чаралар тематикасы 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясендә билгеләнгән юнәлешләргә туры килергә тиеш:
- гражданлык тәрбиясе;
- патриотик тәрбия һәм Россия тиңдәшлеген формалаштыру;
- рухи һәм әхлакый тәрбия;
- мәдәни мираска тартылу;
- фәнни белемнәрне популярлаштыру;
- физик тәрбия һәм сәламәтлек культурасын формалаштыру;
- хезмәт тәрбиясе һәм һөнәри үзбилгеләнеш;
- экологик тәрбия.
Катнашу өчен гаризаны 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Аннары җибәрелгән эшләргә экспертиза ясалачак. Конкурс нәтиҗәләре 10 декабрьгә кадәр билгеле булачак.