Йолдыз Ильсур кызы Мингазизова
Башлангыч сыйныф укытучысы, татар теле һәм әдәбият укытучысы, Казан шәһәре, Яңа-Савин районы "23 нче лицей" ГББМУ
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык- куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шундый матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән янәшәдә аның Укытучысы атлый. Яхшыны яманнан аерырга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.

Укытучы булу - ул үзеңә зур җаваплылык алу. Мәхәббәт, игелеклек, ихласлык - менә нәрсә кирәк укучыга.

Укытучы булу өчен укып чыгу гына җитми, аның өчен ниндидер сәләт булырга тиеш, дип уйлыйм мин.

Азмы-күпме үтелгән гомер йомгагымны сүтеп карыйм әле. Дөрес юлдан бараммы, дөрес сайладыммы укытучы һөнәрен?

Кечкенәдән укытучыларга зур хөрмәт белән карадым. Их, мин дә укытучы булып,балаларны укытсам иде, дип хыяллана идем. Сеңелем белән яшь аермасы тугыз яшь иде. Өстәлнең бер ягында мин, ә икенче ягында сеңелем. Мин дәрес хәзерлим, ә ул минем арттан кабатларга тырыша. Мин моны күреп, сеңелем белән укытучы уены уйный башладым. Аны хәреф танырга, язарга өйрәтә башладым. Кара әле , нинди үзсүзле, иркә сеңелем дә мине тыңлый бит. Укытучы булу теләгем тагын да көчәйде. Әни дә миңа, - Син укытучы булырсың ахры, синдә моның өчен бөтен сыйфатлар да бар, - дип әйтә иде.

Унберенче классны бетергәч 1994 елда КГПУга укырга кердем. Ләкин укып бетергәч тә үз һөнәрем белән эшли алмадым. Тормышка чыктым , бер- бер артлы ике бала. Башка эштә эшләп карадым , тик куңелем белән гел мәктәптә, балалар арасында чуалдым 2012 елда мәктәпкә килдем.

ТР президенты Рөстәм Миңнеханов та: "Укытучы булу җиңел түгел, мин була алмас идем. Бу һөнәр сабырлык, гел үрнәк булуны, зур көч, тырышлык сорый", - ди.

"Укытучы " сүзен горурлык белән кабатлыйм һәм эшләргә мөмкинчелек биргэн өчен язмышыма рәхмәтлемен.