Мастер-класслар
"Татар сузләре"
Татар телен өйрәнү бик катлаулы булып күренергә мөмкин, ләкин уен формасында бу күпкә җиңелрәк булачак. Татар телен җиңел һәм күңелле итеп үзләштерегез! Сүзлек запасыгызны уен аша баетыгыз.
Бу мавыктыргыч уен һәркем өчен яраклы: татар телен яңа өйрәнә башлаган балаларга да, үз белемнәрен тикшерергә теләгән олыларга да.
30 сүз һәм 30 рәсем!
УЕН КАГЫЙДӘЛӘРЕ

  1. Уенчылар үзләренә ошаган төстәге чүкечне сайлыйлар.
  2. Уен башланганчы, барлык жетоннарны өстәлгә куегыз, шулай итеп аларны чүкечкә эләктерү уңайлы булсын.
  3. Чүкечнең бер ягы белән уенчылар татарча сүз язылган жетонны эләктерәләр, ә чүкечнең икенче ягы белән – рәсем төшкән жетонны.
  4. Бар да әзерме? «Тукылдатырга» тотын!

УЕН ТӘМАМ
Җаваплар язылган брошюраны алып, сүзләрнең парларын тикшерегез.